Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
30 ноябрь , 08:05

Әниләр бәйрәменә — тәмлекәч!

Бүген аларга ял бирәбез, дуслар.

Әниләр бәйрәменә — тәмлекәч!
Әниләр бәйрәменә — тәмлекәч!

Камыр өчен кирәк булачак:

100 гр акмай;

1 йомырка;

3 аш кашыгы шикәр;

1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;

200 гр он (бераз дөге оны кушсаң, ул кетердәп торачак).

 

Эчлек өчен кирәк:

эремчек  – 300 гр;

ярты стакан шикәр;

3 йомырка;

100 гр кибет каймагы.

 

Акмай, шикәр, йомырка, камыр көпшәкләндергеч, он салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Майланган табага аны кул белән җәябез. Кырыйларын таба кырыена күтәртеп калдырабыз.

Хәзер эчлек әзерлибез. Эремчек, кибет каймагы, шикәр һәм тугланган йомырканы яхшылап болгатабыз. Аннары камыр өстенә салып, тигезләп җәябез.

Каймаклы-эремчекле пирог 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут чамасы пешә.  

Тәмле булсын, дуслар!

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас