Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм ысланган тавык ите, 1 банка консерваланган ананас, 3 йомырка, 1 баш суган, 100 грамм сыр, майонез.
Итне һәм ананасны шакмаклап турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз һәм өстенә 2-3 кашык алмадан ясалган аш серкәсе, бераз шикәр комы, кайнар су салып, маринадланырга куябыз. Йомырканы һәм сырны вак кыргыч аша чыгарабыз.
Салат катлап ясала.
1 кат – киң тәлинкәгә ысланган тавык итен салып чыгабыз.
2 кат – маринадланган суган. Аннары майонез челтәрләп майонез салына.
3 кат – ананас һәм аның өстенә майонез сылыйбыз.
3 кат – йомырка салабыз. Өстенә янә майонез сылыйбыз.
4 кат – сыр сибәбез.
Бу салат тора-тора тәмләнә. Шуңа күрә кичтән ясап, суыткычка куюыгыз яхшырак.
Тәмле булсын!
Автор фотосы.