+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
3 декабрь 2025, 04:10

Табаларда чыжлый коймак, тәмле исләр чыгарып!

Халыкара коймак көне бит бүген, дуслар. 

Табаларда чыжлый коймак, тәмле исләр чыгарып!Табаларда чыжлый коймак, тәмле исләр чыгарып!
Табаларда чыжлый коймак, тәмле исләр чыгарып!

Коймак пешерү өчен 300 грамм кефир, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 2 йомырка, 300 грамм он алабыз.

Барысын бергә кушып, яхшылап бутыйбыз. Аннары 1 стакан кайнар суга ярты чәй калагы сода салып, камырга кушабыз һәм тиз генә бутап алабыз, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае да салып җибәрәбез. 10-15 минуттан коры табада пешерә башлыйбыз.

Мондый коймак сүрән утта, беркадәр озаграк пешә. Табадан тиз-тиз алмаска киңәш итәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас