Яңа ел табынында яңа салатлар булса, табын тагын да ямьләнеп китә. Ризыклар тәмле дә, файдалы да, матур да булсын өчен һәр хуҗабикә күп көч сала. Без тәкъдим итәчәк салат-коктейль өстәлегезгә тагын да ямь өстәр. Пыяла креманкаларга салып, өстен яшел тәмләткечләр белән бизәп чыгарсагыз, ул бик матур күренәчәк.
Салат өчен өч-дүрт телем колбаса, бер-ике тозлы кыяр, татлы борыч, помидор, бер-ике йомырка, сыр, 30 грамм каймак белән майонез, тәмләткеч үләннәр кирәк.
Колбасаны һәм яшелчәләрне салам кебек озынчалап турыйбыз, йомырканы һәм сырны эре кыргыч аша чыгарабыз. Креманкаларга яшел салат яфраклары тезеп, өстенә беренче катлам итеп колбаса салабыз һәм челтәр рәсеме ясагандай соус агызып чыгабыз. Икенче катламга — кыяр, өченчегә — йомырка, аның өстенә татлы борыч, аннан помидор, ә иң өскә сыр салына. Һәр катлам арасына соустан төрле бизәкләр ясала.
Соус бик гади ясала: майонез белән каймакка бераз лимон суты, кара борыч кушабыз да яхшылап бутыйбыз. Салат-коктейль укроп, петрушка яфраклары белән бизәлә. Савыт кырыена лимон кисәге куярга да мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!