Бу тәмле салатны әзерләү өчен бер консерва шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, пешкән тавык ите, 2-3 тозлы кыяр, пешкән 5 йомырка, майонез, тоз, борыч кирәк булачак. Салат өстен бизәү өчен берничә тозланган баллы гөмбә (опята) кирәгер.
Шампиньон гөмбәсен, тавык итен, тозлы кыярны нечкә генә озынчалап турыйбыз. Суганны вак кына турыйбыз, ә йомырканы эре кыргыч аша чыгарабыз.
Киң савытка беренче кат итеп шампиньон салына, аннан суган, өченче катка — тавык ите, аның өстенә тозлы кыяр, соңгы катка йомырка салабыз. Араларына сетка ясап майонез ягабыз, кирәгенчә тоз, борыч сибәбез.
Салат өстен яшел үләннәр, тәмләткечләр һәм баллы гөмбәләр белән бизәп куярга да була.
Фото: donatewales