Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
12 декабрь , 11:30

Шоколадлы кекс

Балалар нәкъ шундый десертлар ярата.

Шоколадлы кекс
Шоколадлы кекс

Безгә кирәк булачак:

-100 гр акмай;

- 2 йомырка;

-70 грамм он;

-  2 аш кашыгы какао порошогы;

-100 грамм шикәр;

- 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;

 

Глазурь өчен кирәк:

-50 мл сөт

-30 грамм акмай

-1,5 аш кашыгы какао порошогы

-2 аш кашыгы шикәр.

Әзерләү барышы:

Акмайны белән шикәр кушып,  миксер белән болгатабыз, аннары йомырка салабыз. Какао, камыр көпшәкләндергеч һәм он өстәп, яхшылап бутыйбыз. Формага салабыз һәм алдан 180С ка кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка куябыз.

Глазурь өчен акмайдан кала барлык ингредиентларны кушып,  яхшылап болгатабыз. Аннары шикәре эрегәнче утта тотабыз, плитәдән алып, бераз суытабыз һәм акмай өстибез. Ә хәзер бисквит өстенә агызабыз.  Бераз суынгач, чәй табынына куярга да була. Тәмле булсын!

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас