Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
14 декабрь , 09:50

“Кар шарчыклары”

Яңа ел табынын ямьләп торачак бу тәмле ризыкны син үзең дә әзерли аласың, дускай!

“Кар шарчыклары”
“Кар шарчыклары”

Кирәк булачак: 100 грамм каты сыр, 100 грамм эретелгән сыр, 1 пешкән йомырка, 1 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы майонез.

Әзерләү барышы:

Тирән савытта эретелгән сырны, йомырканы, каты сырның өчтән бер өлешен һәм сарымсакны кыргыч аша чыгар. Майонез салып, яхшылап болгат.

Аерым савытка калган каты сырны кыргычның иң вак ягыннан чыгар.

Сырлы катнашманы чәй калагы белән алып, шарчыклар яса һәм аларны каты сыр “йомычкасында” әвәләп ал.

Шарчыкларга таякчыклар када һәм тәлинкәгә урнаштыр, үзең теләгәнчә бизә.

Тәмле булсын!

 

Фото: iamcook.ru

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас