Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
23 декабрь , 15:55

“Сельдь под шубой” салаты тәмле булсын, дисәң...

Берничә киңәшкә колак салыгыз, дуслар!

“Сельдь под шубой” салаты тәмле булсын, дисәң...
“Сельдь под шубой” салаты тәмле булсын, дисәң...

Ингредиентлар:

1 зур сельдь балыгы;

1 баш суган;

3 бәрәңге;

3 йомырка;

2 кишер;

2 кечкенә чөгендер;

майонез.

Әзерләү барышы

  1. Беренче катлам – киң тәлинкәгә юка гына итеп пешкән бәрәңге һәм аның өстенә челтәрләп майонез салыгыз.
  2. Икенче катлам – туралган балыкның яртысын салыгыз.
  3. Өченче катлам итеп вак итеп туралган суган салына. Суганны алдан маринадларга онытмагыз: бер аш кашыгы аш серкәсе, тоз, шикәр һәм кайнар суга салып тотыгыз. Суганнан соң җиңелчә генә майонез сылагыз.
  4. Дүртенче катлам – янә юка гына итеп кыргычтан чыгарылган бәрәңге, өстенә челтәрләп майонез салабыз.
  5. Бишенче катлам – кыргычтан чыгарылган йомырка һәм янә майонез.
  6. Алтынчы катлам – балыкның икенче яртысын тигез итеп җәегез. Өстенә суган катламы һәм бераз майонез салыгыз.
  7. Җиденче катлам – кишерне вак угычта кырып, тигез итеп салат өстенә салыгыз һәм җиңелчә майонез сылагыз.
  8. Соңгы катлам – чөгендер салыгыз һәм салатның өстен майонез белән тигезләп, матурлап куегыз.

 

Файдалы киңәшләр:

Салат өчен сатудагы кисәкле балыклар –  пресервлар кулланмагыз. Сельдь балыгын үзегез тазартыгыз, сөякләреннән чистартыгыз, шакмаклап турагыз.

Балыкны ике катлам итсәң, салат тәмлерәк була.

Майонезга акча кызганмагыз. Ул сыйфатлы яисә өйдә үзегез ясаган булса, күпкә тәмлерәк.

Бу салат 7-8 сәгатьтән соң, икенче көнгә генә тәмләнә.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас