Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
23 декабрь , 15:30

“Тәмле чыршыкайлар”

Яңа ел табынын бизәү өчен бик матур булачак.

“Тәмле чыршыкайлар”
“Тәмле чыршыкайлар”

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, дуслар. Сезгә Яңа ел табынын бизәү өчен тагын бер шәп рецепт тәкъдим итәбез.

Яңа ел табынын бизәп торачак бу тәмле чыршыкайларны әзерләү өчен крекер печеньесы, 3-4 йомырка, йомшак сыр һәм йогурт кирәк булачак.

Пешкән йомырканы, сырны кыргыч аша чыгарабыз һәм, шул катнашмага 2-3 аш кашыгы йогурт салып бутагач, чыршы формалары ясыйбыз.

Килеп чыккан чыршыкайларны вак итеп туралган яшел укроп белән бизибез. Кышкылыкка туңдырылган укроп сибәргә дә була. Чыршыкайларны гранат төшләре белән бизәп куйсагыз, тагын да матуррак булачак.

 Хәзер инде яшел чыршыкайларны крекерлар өстенә тезеп чыгасы гына кала.

 

Фото: cdn.food.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас