Кирәкле ингредиентлар:
120 мл кефир;
1 йомырка;
50 мл үсемлек мае;
40 гр шикәр;
270 гр он;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
чеметем тоз, ванилин.
Әзерләү барышы:
Тирән савытта йомырка, кефир һәм үсемлек маен яхшылап болгатабыз. Шикәр, тоз, ванилин өстибез. Сыек массага он, камыр көпшәкләндергеч кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 20-30 минут ял иттерәбез.
Камырны юка итми генә җәябез. Киңлеге – 2, озынлыгы 8 см чамасы булган буйлар кисеп чыгабыз.
Һәр тасманың бер ягын шикәргә манып алабыз һәм, дага формасы биреп, пергамент кәгазьгә салабыз.
Печенье 180°C температурада җиңелчә алсу төскә кергәнче, якынча 15-20 минут пешә.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: souspark.ru