Бу рецепт буенча торт бик йомшак һәм тәмле килеп чыга.
Камыр өчен кирәк булачак:
- 200 грамм эремчек (5 процентлы);
- 1 стакан шикәр комы;
- 2 йомырка;
- чемем тоз;
- 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
- он.
Эремчекне чәнечке белән яхшылап изәбез, йомырка, тоз, шикәр комы кушып бутыйбыз. Әлеге массага он һәм камыр көпшәкләндергеч кушабыз. Кул белән изәбез, бик йомшак та, артык каты да булмаган камыр барлыкка киләчәк. Аны 1 сәгатькә суыткычка озатабыз.
Хәзер крем әзерлибез.
Аның өчен кирәк булачак:
- 0,7 литр сөт;
- 1,5 стакан шикәр комы;
- 2 йомырка;
- 2 аш кашыгы он;
- 180 грамм акмай (бүлмә температурасында).
1 савытта йомырка, шикәр комы һәм онны бергә яхшылап туглыйбыз.
Сөтне җылытырга куябыз, тугланган массаны кушып, бутый-бутый пешерәбез. Кремны пешергәндә бутаудан туктамыйбыз, чөнки көеп китәргә мөмкин. Крем суынгач, йомшарган акмай кушабыз һәм янә яхшылап бутыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз. 4-5 кисәккә бүләбез, һәркайсын уртача зурлыктагы җәемнәргә җәеп, духовкада аерым-аерым пешереп алабыз.
Коржлар арасына крем ягып, тортыбызны җыябыз. Киселгәннән артып калган кисәкләрен блендерда ваклап, валчык ясыйбыз һәм тортны бизибез.
Тәмле булсын, дуслар!
Автор фотосы.