Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
27 декабрь 2025, 17:05

Табында һәр көнне булсын!

Грипп кебек йогышлы авыру таралган вакытта организм бу чиргә бирешеп бармасын өчен туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Табында һәр көнне булсын!
Табында һәр көнне булсын!

Әлбәттә, төрле җиләк-җимештән ясаган морслар, чәйләр эчү белән бергә үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрне дә онытмаска кирәк. Бигрәк тә тозлаган кәбестә табында һәркөн булырга тиеш. Ә менә яшелчәләрнең витаминнары саклансын һәм файдасы булсын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз.

Яшелчәләрне пешерер алдыннан гына чистарталар һәм турыйлар. Аларны суда озак тотарга ярамый, чөнки витаминнары югала.

Яшелчәләрне салкын суга салмагыз, кайнап торганына салыгыз, шулай эшләсәгез витаминнарны күбрәк саклап калырсыз.

Файдалы матдәләрнең байтагы яшелчә пешкән шулпага күчә, шуңа күрә аны түкмәгез, аш, соуслар әзерләүгә файдаланыгыз.

Туңдырылган яшелчәләрне эретергә тырышмагыз, турыдан-туры кайнап торган суга салыгыз. Шулай эшләгәндә алар тәмлерәк тә була, витаминнары да яхшырак саклана.

Чөгендер пешергәндә кәстрүлгә ипи катысы салсаң, ул тәмсез исне үзенә сеңдерә.

Бәрәңге пешә торган суга бераз гына лимон кислотасы салсаң, бәрәңге бигрәк тә тәмле була.

Фасоль белән борчакны пешерер алдыннан җебетәләр. Ләкин турыдан-туры кайната башлап, суы кимегән саен өстәп кайнату тагын да яхшырак. Пешерүе озак булса да, бик тәмле була.

Салатларга аш серкәсе, каймак, майонез табынга бирер алдыннан гына салына.

Ярылган помидор күгәрмәсен өчен шул урынга эре бөртекле тоз сибегез.

Фото:povar.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас