Камыр өчен кирәк: 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм кефир (яисә кибет каймагы), ярты банка куертылган сөт, чеметем тоз, 0,25 чәй калагы сода, 1 стакан он, 2 аш кашыгы какао.
Крем өчен: 200 гр кибет каймагы, ярты банка куертылган сөт, ванилин.
Бизәү өчен кара шоколад.
Йомырканы шикәр комы белән күпертәбез. Кефир, куертылган сөт, сода, тоз, он, какао өстәп, камыр ясыйбыз. Аны 180 градуста 35 минут пешерәбез. Коржны суытып, икегә бүләбез.
Крем өчен 25 процентлы кибет каймагын куертылган сөт белән туглап, ванилин өстибез. Суынган коржларга крем сылап, угычтан уылган шоколад сибәбез. Торт өстенә дә мул итеп крем ягабыз һәм шоколад вагы сибәбез. Тәмле булсын, дуслар!