Бу тәмле кексны әзерләү өчен 1 данә әфлисун, 150 грамм шикәр комы, 2 чәй калагы ванилин, 100 грамм акмай яки маргарин, 3 данә йомырка, 2 чәй калагы камыр йомшарткыч (ул булмаганда 1 чәй калагы сода), 200-250 грамм он кирәк булачак.
Әфлисунның тышын вак кыргыч аша чыгарабыз. Савытка сутын сыгабыз .
Җылыда торган йомшак майга шикәр комы һәм ванилин өстәп, яхшылап изәбез.
Шуңа туглаган йомыркаларны салып бутыйбыз. Әфлисунның сутын һәм вакланган кабыгын өстәгәч, янә яхшылап бутыйбыз. Бу массага он, камыр йомшарткыч кушып, каймак куелыгындагы камыр әзерлибез.
Тирән табаны майлагач, аз гына манный ярмасы сибәбез һәм сыек камырны салабыз.
180 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз. Әфлисун кексы 25-30 минут пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: beautylunch.ru