Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
5 гыйнвар , 15:25

Витаминлы коктейль

Вируслы авырулар таралган вакытта бу эчемлекнең дәвасы тия.

Витаминлы коктейль
Витаминлы коктейль

Кышкы салкын көннәрдә, вируслы, грипп авырулары таралган чорда, лимон, лайм, әфлисун, кура җиләге, карлыган, крыжовник кебек җимешләрне көндәлек туклануда куллануның дәвасы күп булачак. Көч кертә, күңелне күтәрә, җылыта торган тәмле эчемлекләр дә нәкъ менә җиләк-җимешләрдән ясала. Витаминлы коктейльны өй шартларында да җиңел генә ясап була.

Моның өчен лайм, канәфер, чәй, кура җиләге сиробы, әфлисун кирәк булачак.

Лаймны дүрт өлешкә кисеп, бер кисәгенең сутын стаканга сыгабыз. (Лайм лимоннан тәме белән аерылса да, файдалы матдәләре ягыннан алар бик охшаш). Шуңа 5-6 канәфер өстибез. (Канәфер организм өчен бик файдалы. Иммунитетны ныгыта, нерв системасын тынычландыра). 20 грамм кура җиләге сиробы салабыз. (Андый сироб кибетләрдә сатыла, өй шартларында әзерләнгәндә , кура җиләге кайнатмасын кулланырга була). Ә хәзер чиста һәм җылытылган чәйнектә чәй пешерәбез: башта чәйнекнең 4/3 өлеше туларлык итеп кайнар су коегыз. 3-4 минуттан чәйнекне тутырып бетерегез. Кайнар чәйне әкрен генә стакандагы сироп өстенә агызабыз.

Коктейльләрнең үзенчәлеге шунда — алар табынга бирелгәнче, бик матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Димәк, коктейльне бизибез. Моның өчен әфлисун кабыгын нәзек итеп кисеп алабыз һәм спираль рәвешенә китереп чорныйбыз. ( Озын таякчыкка чорнарга була ). Әфлисун кабыгыннан ясалган бу спиральне, яртысы коктейльдә, ярты өлеше тышка чыгып калырлык итеп, стаканның бер кырына урнаштырабыз. Матурлык өчен дә, тәме чыксын өчен дә кирәк бу.  

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас