Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 гыйнвар , 08:20

Кыстыбый, күзикмәк, якмыш...

Бәйрәм көннәрендә якыннарны сыйлыйбыз. 

Кыстыбый, күзикмәк, якмыш...
Кыстыбый, күзикмәк, якмыш...

Камыр өчен:
- 300 мл җылымса су;

- 1 чәй калагы тоз;

- 3 аш калагы үсемлек мае;

- 1 аш калагы майонез;

- 500-600 гр тирәсе он.


Су, тоз, майонез һәм үсемлек маен бергә болгатабыз, он кушып камыр басабыз. Аны 20 минутка "ял итәргә" калдырабыз.

Эчлек әзерлибез. Бәрәңгене пешереп, бераз гына акмай һәм кайнар сөт кушып, измә ясыйбыз. Яшел суган, укроп яисә кыздырылган суган өстәргә мөмкин.

Камырны җәеп, тәлинкә белән түгәрәкләр кисәбез. Камыр җәймәләрен ике яктан да табада пешереп алабыз. Әзер җәймәләрне шунда ук тастымал астына куябыз. Бу очракта алар йомшак була.

Җәймәнең бер яртысына бәрәңге ягабыз, икенче яртысы белән каплап, бераз кысабыз. Кыстыбыйны эретелгән акмай белән майлыйбыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас