Ит бәлеше – татар халкының затлы милли ризыгы. Ул элек-электән бик кадерле кунаклар килгәндә, бәйрәм көннәрендә табын түрендә урын алган.
Бәлешне тәмле итеп, өстен көйдерми генә ничек пешерергә? Оста куллы апаларның киңәшләрен тыңладык һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бәлеш тәмле, шулпалы булсын өчен иң яхшысы – тана ите. Аңа тәм кертү өчен каз-үрдәк итен дә өстәп җибәрсәң, бәлеш телеңне йотарлык була.
Бәлеш камырын алданрак ясап, “ял иттереп” алсаң, ул уңышлырак була.
Гадәттә, бәлеш пешерү осталары камырны 1 стакан кайнатып суытылган суга ярты стакан үсемлек мае, тоз, 1 кашык майонез, он салып баса.
1-2 кашык каз мае яисә акмай кушып җибәрсәң, бәлеш тышы кетердәп торачак.
Камырга йомырка салыргамы-юкмы? Йомырка камырны катыра, дип, күпләр салмый. Шулай да өстен бизәкләргә яратучылар әйтүенчә, 1 йомырка салсаң, ул пешкәч тә формасын, матур бизәкләрен саклаячак.
Бәлешне иң элек 230 градус чамасы температурага кадәр җылытылган духовка куеп, йөзе килгәнен көтәбез, аннары утны 200 градуска кадәр кысып куябыз.
Бәлеш өсте көеп китмәсен өчен духовкага куеп, бер сәгать үткәч, өстенә фольга капларга һәм әзер булганчы алмаска кирәк.
Әгәр итегез майсызрак булса, бер сәгать пешкәннән соң, бәлешнең “бөкесен” ачып, бер уҗау шулпа салып җибәрергә була.
Гадәттә бәлеш, духовкагызга карап, 2-2,5 сәгать пешә.
Мичтән алгач та бәлешегезнең өстен акмай белән майлап җибәрегез. Шунда ук ачарга тырышмагыз, 15-20 минутка төреп куйсагыз, камыры йомшарып, эчлеге дә “өлгереп” җитәчәк.
Ә сезнең нинди үзегез белгән серләрегез бар? Бүлешегез әле, оста куллы апалар!
Автор фотосы.