Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 гыйнвар , 11:45

Балачак пирожные

Дуслар, чәй янына тәмлекәч әзерлик әле.

Балачак пирожные
Балачак пирожные

Дуслар, чәй янына балачактан таныш булган тәмлекәчне —“Бәрәңге” пирожные әзерлик әле.

Бу тәмле пирожныйны әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар:  классик печенье – 200 грамм, акмай –  90 грамм, какао –  3 аш кашыгы, куертылган сөт – 1 банка.

Бизәү өчен 2-3 аш кашыгы какао кирәк. Әзерләү барышы шулай. Печеньены уклау яисә блендер белән ваклагыз. Аңа какао, йомшартылган акмай һәм куертылган сөт кушыгыз. Барысын бергә бутагыз һәм шул массадан кул белән бәрәңге формасында пирожныйлар әвәләгез.

 Һәрбер пирожныйны какаода әвәләгез, үзегез теләгәнчә бизәгез һәм 2 сәгатькә суыткычка алып куегыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: patee.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас