Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
1 февраль , 11:30

“Кырмыска оясы”

Бүген Халыкара десерт көне, дуслар.

“Кырмыска оясы”
“Кырмыска оясы”

Халыкара десерт көне — татлы яратучы һәркем өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне тәм-томнар пешерү, яраткан десертлар белән ләззәтләнү һәм якыннарны сыйлау гадәткә кергән. Тәмле ризыклар белән кәефне күтәрү өчен иң яхшы сәбәп булган бу көндә, әйдәгез, “Кырмыска оясы” десерты әзерлибез.

Камыр өчен ингредиентлар:

акмай 82,5% — 280 гр;

 чеметем тоз;

 шикәр – 30 гр;

 йомырка – 2 данә;

 йомырка сарысы — 1 данә;

камыр көпшәкләндергеч – 7 гр;

он – 500 гр;

Крем өчен:

акмай 82,5% — 150 гр;

 кайнатылган куертылган сөт – 380 гр;

Өстен бизәү өчен:

кара шоколад — 60 гр.

Әзерләү барышы:

  1. Йомшак акмайга тоз һәм шикәр, йомыркаларны берәмләп, аннары йомырка сарысы салып, барысын бергә яхшылап болгатыгыз.
  2. Онга камыр көпшәкләндергеч кушып, акмайлы массага салып, камыр басыгыз.
  3. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, һәркайсын аерым капчыкка салып, туңдыргычка 30 минутка куегыз.
  4. Туңдырылган камырны пергамент кәгазь җәелгән табага эре угыч аша чыгарыгыз.
  5. Камырның һәр өлешен угыч аша чыгарып, 180°С та 20 минут пешереп алыгыз.

Крем болай әзерләнә: йомшартылган акмайны миксер белән күпертегез. Аннары куертылган сөт кушып, яхшылап болгатыгыз.

Суынганнан соң пешкән камыр тасмаларын кул белән уыгыз. Аннары крем салып болгатыгыз. Тәлинкәләргә таучыклар ясап өяргә яисә бокалларга салып, форма бирергә була. Берәр сәгатькә суыткычка алып куегыз.

Десертның өстен мәк яисә эретелгән шоколад белән бизәргә була. Тәмле булсын, дуслар!

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас