Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
2 февраль , 11:40

Корн-догны өйдә әзерлик

Бу ризыкны балалар аеруча ярата.

Корн-догны өйдә әзерлик
Корн-догны өйдә әзерлик

Корн-дог — камыр эчендәге сосиска. Әмма бу ризыкның камыры юка һәм тотып ашый торган таягы да бар. Балалар өчен күңел ачу үзәкләрендә, төрле кафеларда әлеге тәмлүшкә еш очрый. Корн-догларны өй шартларында җиңел генә әзерләп була.

Ингредиентларга килгәндә, сезгә 1 кап үзегез яраткан сосискалар, 200 грамм он, 1 йомырка, 50-100 миллилитр сөт, көнбагыш мае, чеметем генә тоз, ярты чәй калагы шикәр һәм ярты чәй калагы камыр йомшарткыч кирәк булачак.

 Коры ингредиентларны тирән савытта бергә кушабыз. Ул савытка сосискаларны манып алачакбыз, шуңа күрә үзегезгә уңайлы булганны сайлагыз.

 Шунда ук йомырка сытабыз да, бераз туглыйбыз. Аннары сөт кушып, камыр ясыйбыз. Сыеклыгы буенча ул куе каймак кебек булырга тиеш.

 Сосискаларны онда әвәлибез. Башларына таяк кадап, камырга манабыз.

150-170 градуска кадәр кыздырылган майда пешерәбез. Майны күбрәк салырга киңәш итәбез, алай сезгә уңайлырак булачак. Ә корн-догларның пешкәнен исә алтынсу төскә керүеннән белә аласыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Фото: koolinar.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас