Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
7 февраль , 13:20

Радмирдан — тәмле тәбикмәк!

Яшь дустыбыз "Әллүки"нең дусларына гаилә рецептын тәкъдим итә.

Радмирдан   —  тәмле тәбикмәк!
Радмирдан — тәмле тәбикмәк!
Башкаладагы 84нче Татар гимназиясенең 4Е сыйныфы укучысы Радмир Ильясов "Әллүки"нең дусларына әнисе, дәү әнисе яратып әзерләгән тәбикмәк рецептын тәкъдим итә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!
 
Тәбикмәк пешерү өчен алабыз 1 стакан җылы су, 1 стакан сөт, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 кап коры чүпрә (10 грамм), ярты литр манный ярмасы.

Барысын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. Аннары 1 стакан он салып янә болгатабыз һәм кабартырга куябыз.
Камыр кабаргач, ярты литр кайнар сөткә ярты чәй калагы сода салабыз. Хәзер кабарган камыр өстенә акрын гына кайнар сөт сала-сала бутыйбыз.  Аннары 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз салып тагын яхшылап бутыйбыз һәм камырны 15 минутлап ял иттерәбез.

Хәзер кызу табада тәбикмәкне пешерә башлыйбыз. Табаның капкачын капларга кирәкми. Пешкән тәбикмәкләрне акмай белән майлый барабыз.

Тәмле булсын!

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас