-18 °С
Болытлы
Кирәк булачак:
- 10-15 тарталетка;
- 300 грамм кибет каймагы;
- 1 йомырка;
- 3 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 аш кашыгы крахмал;
- туңдырылган кура җиләге яисә карлыган.
Әзерләү барышы:
Тарталеткаларны пергамент кәгазь җәелгән формага тезеп чыгыгыз. Аерым савытта каймак, шикәр, крахмалны бергә болгатыгыз. Һәр тарталеткага каймаклы масса салып чыгыгыз. Өсләрен туңдырылган җимеш белән бизәргә була.
Каймаклы тарталеткалар 170 градуста 35 минут чамасы пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор фотосы.