Кирәкле ингредиентлар:
кызыл ясмык (чечевица) – 200 гр;
бәрәңге – 280 гр;
кишер – 100 гр;
суган – 100 гр;
сарымсак – 3 тырнак;
томат пастасы – 2 аш кашыгы;
үсемлек мае – 2 аш кашыгы;
ит шулпасы – 2 литр.
Ясмыкны кат-кат юып, суын саркытыгыз. Бәрәңге, суган, кишерне шакмаклап турагыз һәм т кыздырып алыгыз, вакланган сарымсак, томат пастасы салыгыз. Аннары шушы массаны, шулпага салып, яхшылап болгатыгыз. Ясмык салып, әзер булганчы пешерегез.
Пешеп чыккан ашны блендер белән изеп, пюре ясагыз. Тагын бер кайнатып чыгарыгыз һәм сүндереп куегыз. 15 минут тирәсе капкачын каплап тотыгыз.
Аш-пюре әзер. Тәлинкәләргә бүлгәч, ашка лимон телеме, вакланган сохари салырга, яшеллек сибәргә мөмкин. Тәмле булсын, дуслар!
Фото: lafoy.ru