Кирәк булачак:
300 грамм шоколадлы печенье
200 грамм эремчекле сыр
500 грамм 33 процентлы сөт өсте (сливки)
70 грамм шикәр пудрасы
Өстен бизәү өчен плиткалы шоколад кирәк булачак.
Иң элек крем әзерлибез. Сөт өстенә шикәр пудрасы салып, миксер ярдәмендә күпертәбез. Эремчекле сырны акрынлап кушабыз, крем әзер булганчы болгатабыз.
Хәзер тортны җыябыз. Киң тәлинкәгә 8 печеньены бер кат итеп, квадрат формасы биреп тезәбез, өстенә крем ягабыз. Аннары тагын бер кат печенье салабыз һәм өстен крем белән тигезләп куябыз. Тортның өстенә кыргычтан уылган шоколад сибәбез.
Әзер тортны 3-4 сәгатькә суыткычка алып куябыз.
Тәмле булсын!
Фото: alimero.ru