Барлык яңалыклар

“Рафаэлло” шарчыклары

Әниләр бәйрәменә файдалы тәмлекәч әзерлибез.

“Рафаэлло” шарчыклары
“Рафаэлло” шарчыклары

8 Март бәйрәмендә чәй табынын тәмле һәм гадәти булмаган ризыклар белән бизисе килә. Сезгә файдалы да, матур да булган тәмлекәч әзерләргә тәкъдим итәбез, дуслар. Әйтте диярсез, әниләр дә, нәнәйләр дә бик сөенәчәк!

 Бу матур да, тәмле дә булган шарчыкларны әзерләү өчен 400 грамм  төшсез караҗимеш, 100 грамм чикләвек, 50 грамм арахис, 2 аш кашыгы кокос йомычкасы, 2-3 кашык куертылган сөт, 1 чәй кашыгы ванилин кирәк булачак.

Караҗимешне яхшылап югач, кайнар су белән пешекләп алабыз һәм иттарткычтан чыгарабыз. Чикләвекләрне кыздырып, вакларга һәм барысын бергә бутап, ике-өч кашык куертылган сөт кушарга һәм ванилин сибәргә. Шулардан шарчыклар ясап, кокоста әвәлибез.

Табынга чыгарыр алдыннан бу тәмлекәчне бераз суыткычта тотарга кирәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас