Барлык яңалыклар

Язгы салат

Витаминнарга бай бу салатны сез дә әзерләп карагыз, дуслар!

Язгы салат
Язгы салат

Язын, организм витаминнарга кытлык кичергән вакытта, шушы тәмле дә, туклыклы да салатны сез дә әзерләгез әле, дуслар.

Кирәкле  ингредиентлар: 2 пешкән чөгендер, 300 грамм тавык ите, 200 грамм кореяча кишер, 2 кыяр, 150 грамм яшел борчак яки кукуруз, 80-100 грамм сохари, бер бәйләм яшеллек (укроп яки петрушка), 150 грамм куе йогурт, 1 чәй калагы горчица, тәменчә паприка, 1 тырнак сарымсак.

Пешкән чөгендерне, тавык итен һәм кыярны саламлап яисә шакмаклап турагыз. Кореяча кишер, борчак, сохари һәм туралган тәмләткеч үләннәрне әзерләп куегыз. Киң тәлинкәгә барлык ингредиентларны бүлемләп салыгыз. Салат уртасына йогурт, горчица, паприка һәм кыргычтан чыгарылган сарымсактан ясалган куегыз.

Искәрмә! Сохарины салатны табынга чыгарыр алдыннан гына салыгыз, югыйсә, ул җебиячәк.

Ә хәзер салатны соус белән яхшылап болгатып, һәркемгә өлешәргә дә була. Тәмле булсын, дуслар!

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас