Барлык яңалыклар

Табында — “Миләүшә чәчәге”

Язын бу тәмле салатны ешрак әзерлик, дуслар.

Табында — “Миләүшә чәчәге”
Табында — “Миләүшә чәчәге”

Бу тәмле салатны әзерләү өчен ысланган тавык ите, 2-3 яшел кыяр, пешкән 3 йомырка, кореяча кишер, каты сыр, сохари, майонез кирәк булачак. Салат өстен бизәү өчен 3-4 редис, шпинат яфрагы, йомырка сарысы кирәк.

Тавык итен, кыярны нечкә генә итеп озынчалап турыйбыз. Йомырканы һәм сырны эре кыргыч аша чыгарабыз.

Киң савытка беренче кат итеп йомырка салына, аннан тавык ите, өченче катка — яшел кыяр, аның өстенә кореяча кишер, соңгы катка сыр салабыз. Араларына челтәр ясап майонез ягабыз, кирәгенчә тоз сибәбез. Салатның кырыйларын сохари белән бизибез. Сохарины икмәктән киптерсәң дә, сатып алсаң да була.

Салат өстенә нечкә итеп түгәрәкләп киселгән редистан миләүшә чәчәкләре ясап куябыз, чәчәк уртасына йомырка сарысы салабыз. Ә яфракларын шпинаттан ясасаң, бик матур була.

Матур итеп бизәлгән салат кунак табынына да ямь бирәчәк.

 

Фото: silaznaniya8.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас