Тәмлебикә өйрәтә!
18 Апреля , 02:00

“Зебра” маннигы

Бу рецепт белән ул йомшак та, тәмле дә була. 

“Зебра” маннигы“Зебра” маннигы
“Зебра” маннигы

Кирәк булачак:

1 стакан кефир

1 стакан манный ярмасы

2 йомырка

1 стакан шикәр

чеметем тоз

ярты стакан үсемлек мае

1 стакан он

1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч

1 аш кашыгы какао

1 аш кашыгы он.

Манный һәм кефирны бергә болгатып, 20 минутка калдырыгыз. Аннары йомырка, тоз, үсемлек мае, камыр көпшәкләндергеч, он салып болгатыгыз.  Массаны икегә бүлегез. Берсенә - 1 кашык какао, икенчесенә 1 кашык он салып болгатыгыз.

Майланган формага ак һәм какаолы камырны чиратлап, икешәр кашык салыгыз. Таякчык ярдәмендә сызыклар сызып, бизәк төшерегез.

Манник 180 градуста 40-50 минут пешә. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: prostorecepty.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас