Тәмлебикә өйрәтә!
19 Апреля , 03:05

Балалар шаурма ярата

Аны бергәләп әзерләү күңелле!

Балалар шаурма яратаБалалар шаурма ярата
Балалар шаурма ярата

Кирәк булачак: лаваш, 500 грамм тавык ите, пекин кәбестәсе, 2 помидор, 1 кыяр.

Соус өчен 200 грамм грек йогурты, 1 чәй калагы горчица, тәменчә лимон суты, тоз, борыч, тәмләткеч яшел үләннәр кирәк.

Әзерләү барышы:

Тавык итенә паприка, тоз, борыч һәм 1 чәй калагы “Терияки” соусы салып, яхшылап болгатабыз һәм 30 минутка калдырабыз. Аннары табада әзер булганчы кыздырып алабыз һәм озынчалап турыйбыз.

Кыяр һәм пекин кәбестәсен саламлап, помидорны ярымбоҗралап турыйбыз.

Лавашка соус сылыйбыз. Аннары кыяр, помидор, кәбестә, ит салабыз һәм кирәгенчә соус агызабыз.

Шаурманы төрәбез һәм табада ике ягыннан да кыздырып алабыз.

Тәмле булсын, дуслар!

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас