

Запеканка пешерү өчен майлылыгы 5-9% булган 500 грамм эремчек, 3 йомырка, 100 грамм 20-25% булган каймак, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 100 грамм шикәр, 1 кап ванильле шикәр, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, форманы майлау өчен 20 грамм акмай, бер чеметем тоз, теләк буенча 50-70 грамм йөзем яки цукат.
Эремчекне блендер белән паста хәленә килгәнче болгатыгыз яки иләк аша чыгарыгыз, югыйсә, запеканка төерле булачак һәм “утырачак”. Йомырканың сарысын агыннан аерып, агын суыткычка алып куегыз. Эремчеккә каймак, манный, камыр көпшәкләндергеч, шикәр, ванильле шикәре һәм йомырка сарыларын салып, яхшылап болгатыгыз, бүлмә температурасында 15-20 минутка калдырыгыз.
Йомырка агын суыткычтан алып, бер чеметем тоз салып миксер белән күпертегез. Масса агарырга һәм тыгыз булырга, агып төшмәскә тиеш. Эремчекле массага (ул инде 20 минут торган) йөзем яки цукат өстәлә, аннары күпертелгән йомырка агын акрынлап кушыгыз.
Форманы акмай белән майлагыз һәм манный сибегез, массаны формага салыгыз, өстен тигезләгез. Запеканка 180 градуста пешерелә, 20 минут эчендә запеканка нык күтәреләчәк, аннары температураны 160 градуска кадәр кысыгызк һәм тагын 20-25 минут пешерегез. Духовканы сүндергәннән соң, ишеген шырпы тартмасы киңлегендә генә ачып куегыз. Запеканка шилмәсен өчен тагын 15-20 минутка духовкада калдырыгыз.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: lgz.ru