+11 °С
Облачно


Салат ясау өчен кирәкле ингредиентлар:
- 2 пешкән чөгендер;
- 5 аш кашыгы консерваланган борчак;
- 4 маринадланган кыяр;
- 2 тырнак сарымсак;
- берәр аш кашыгы кибет каймагы һәм майонез.
Әзерләү барышы:
Чөгендерне эре угычтан чыгарырга.
Кыярны саламлап турарга.
Сарымсакны пресс аша үткәрергә яисә угычтан кырыга.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, тәменчә тоз һәм каймак, майонез салырга, яхшылап бутарга.
Бик тәмле салат килеп чыга. Сез дә ясап карагыз, дуслар!