+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Кузгалак пирогы пешердегезме әле?

Май бәйрәмнәрендә якыннарны сыйлыйк әле, әниләр!

Кузгалак пирогы пешердегезме әле?Кузгалак пирогы пешердегезме әле?
Кузгалак пирогы пешердегезме әле?

Камыр өчен алабыз:

кибет каймагы — 200 грамм;

шикәр — ярты стакан;

акмай — 100 грамм;

камыр көпшәкләндергеч — 1 чәй калагы;

он — якынча ике стакан.

Барлык ингредиентларны салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аннары 20 минутка ял итәргә куябыз. Шул арада эчлек әзерләнә.

Эчлек өчен кузгалакны юып, суын саркытып, турыйбыз һәм тәменчә шикәр кушып бутыйбыз. Телемләп 1-2 алма кушып җибәрергә дә була.

Камырны артык юка итми генә җәябез. Пирог ясап, читләрен бөгеп чыккач, газ миченә озатабыз. 20-25 минуттан хуш исле, тәмле пирог пешеп тә җитә. Табынга суынгач чыгарырга кирәк.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас