

Камырга 500 грамм он, бер стакан сөт, 25 грамм шикәр комы, 40 грамм акмай, бер йомырка, бер чәй калагы коры чүпрә, чеметем генә тоз алына.
Эчлек өчен 900 грамм рәваҗ, бер яшел алма, 50 грамм шикәр комы, 40 грамм акмай, бер йомырка сарысы кирәк.
Йомырканы тоз, шикәр комы өстәп туглыйбыз, аны җылымса сөткә салабыз. Барысын бергә яхшылап бутыйбыз.
Он белән чүпрәне бутый-бутый сөткә кушабыз. Өй температурасында йомшартылган акмай өстәп, йомшак кына камырны басабыз. Кабарсын өчен аны 45 минутка җылы урында калдырабыз. Кабаргач, камырны тиз генә кул белән баскалыйбыз һәм тагын 30 минутка калдырабыз. Тагын кабаргач, түгәрәк табага җәеп, тастымал белән каплап тотабыз.
Шул вакыт эчендә рәваҗне вак шакмакларга турыйбыз. Пирог өчен аның кызгылт төстәге үзәк сабагы һәм яфрак саплары алына. Табада акмай эретеп, рәваҗне шунда 3 минут чамасы бутап торабыз. Шикәр комы кушып, янә 3 минут җылытабыз. Шуңа вак итеп туралган яшел алма да кушып җибәрәбез. Биш минутка суытырга калдырабыз.
Эчлекне табадагы камыр өстенә җәябез һәм калган камыр белән каплап, читләрен матур итеп ябыштырып чыгабыз. Камыр өстенә тугланган йомырка сарысы сөртеп, 45 минутка духовкага озатабыз.
Бик тәмле пирог белән якыннарыгызны сыйласагыз да була. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Фото: honey-way.ru