

Күрдегезме, тузганаклар чәчәк ата башлаган бит. Димәк, аның балын ясар вакыт җитте. Интернетта рецептлар күп. Ә без болай эшләдек:
Көн уртасында 400 данә чәчкә җыйдык.
Салкын суга салып тордык. Шул рәвешле, тузанын алдык, бөҗәкләрен кудык.
400 чәчәкне 1 литр суга салып, акрын утта 30 минут кайнаттык. Шул арада 1 чәй калагы лимон кислотасы өстәдек.
Аннары газны сүндереп, 1 сәгатькә өстен ябып куеп тоттык. Катнашманы сөздек тә 1 кг 200 гр шикәр комы кушып, ярты сәгать тирәсе кайнатып алдык.
Шуның белән шул. Озаграк кайнатсагыз, балыгыз куерак булачак. Сез дә ясагыз тузганак балын. Сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә ул!
Автор фотосы.