+24 °С
Облачно
Журналга язылу

Витаминлы салат

Кичке ашка җиңел һәм файдалы ризыклар әзерлик. 

Витаминлы салатВитаминлы салат
Витаминлы салат

Гади, җиңел һәм бик тәмле бу салатны сез дә әзерләгез әле, дуслар.

Ингредиентлар:

200 гр редис;

4 йомырка;

2 кыяр;

бер бәйләм яшел суган, укроп, перушка;

2 аш кашыгы балсыз йогурт яисә каймак;

тәменчә тоз, борыч.

Башта барлык ингредиентларны әзерлибез. Юылган редисны, кыярны, каты итеп пешерелгән йомырканы шакмаклап турыйбыз. Яшеллекне вак итеп турыйбыз. Ике аш кашыгы каймак яисә татлы булмаган куе йогурт салып, барысын бергә болгатабыз.

Яшеллек һәм редис өлгергән вакытта бу салатны гарнир, итле һәм балыклы ризыклар белән бергә бирергә була.

Тәмле булсын, дуслар!

Фото: pikabu.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас