Кляр эчендә балык

Бик тәмле ризык килеп чыга, сез дә әзерләп карагыз, дуслар!

Кляр эчендә балыкКляр эчендә балык
Кляр эчендә балык

Кирәк булачак:

3 йомырка, 2 аш кашыгы кибет каймагы яисә майонез, тоз, борыч, 4 аш кашыгы он һәм сөякләреннән тазартылган горбуша балыгы.

Йомырка сарыларын, каймак, тоз, борыч, онны бергә туглыйбыз. Йомырка агын аерым күпертәбез һәм онлы массага акрынлап кушабыз.

Горбуша балыгын юып, тазартып, телемнәргә бүлгәлибез. Аннары камырга манып алабыз һәм кызган майда ике яклап та кыздырып алабыз.  

Тәмле булсын!

Фото: multiurok.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас