

Суган кыягы һәм йомыркадан пирожки пешердегезме әле, дуслар? Әйдәгез, бүген бергәләп әзерлик.
Камыр өчен 1 бокал җылымса су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы алабыз, бераз күпертәбез. Аннары 1 чәй калагы тоз, 2 кашык көнбагыш мае, 400-450 грамм чамасы он салып, камыр басабыз.
Камыр кабарган арада эчлек әзерлибез. 5-6 йомырканы каты итеп пешереп алабыз, шакмаклап турыйбыз. Суган кыягын юып, суын саркытабыз, турыйбыз. Барысын бергә бутап, тәменчә тоз салабыз.
Пирожкиларны майда ике яклап та кызарганчы пешерәбез. Тәмле булсын, дуслар!