+15 °С
Облачно


Кирәк булачак:
300 грамм бакча җиләге;
100 мл сөт;
30 грамм шикәр;
150 грамм “Пломбир” туңдырмасы.
Хәзерләү барышы:
1. Барлык ингредиентларны әзерләп куябыз. Җиләкләрне чисартып, юып, суын саркытабыз.
2. Җиләк, шикәр, сөтне бергә салып, блендерда изәбез.
3. Аннары җиләкле измәгә туңдырма салабыз һәм күпергәнче болгатабыз.
4. Коктейль әзер. Аны бокалларга салып, җиләк белән бизибез.
Тәмле булсын!
Фото: ЯИ