

Кайнатма ясау өчен 1 килограмм җиләккә 1-1,3 кг шикәр комы алына.
Өлгергән җиләкләрне чистартыгыз һәм юыгыз. Эре җиләкләрне икегә яисә дүрткә бүлегез. Өстенә шикәр комы салып, бүлмә температурасында берничә сәгать тотыгыз.
Җиләкләрнең суты чыккач, кайнатып чыгарыгыз, өстенә җыелган күбекне җыеп алыгыз һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтегез. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарып, өстен җыеп алганнан соң, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга да була.
Банкадагы кайнатма суынгач, кышкылыкка сакларга алып куегыз.
Автор фотосы.