+17 °С
Ясно


3 литры банкага мондый компот ясар өчен 500 гр бакча җиләге, 2 телем лимон (лайм яисә әфлисун да ярый), 1 ботак бөтнек, 300 гр шикәр комы кирәк булачак.
Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага җиләк, бөтнек һәм лимонны салабыз. Өстенә кайнап кына чыккан су салып, 15-20 минут тотабыз. Аннан сыеклыкны кәстрүлгә бушатып, шикәр өстибез һәм кайнатабыз.
Сиропны янә банкага салып, капкач белән ябабыз. Банканы җылы әйбер ябып суытырга һәм салкынча урында сакларга кирәк.
Фото: ЯИ