+18 °С
Облачно
Журналга язылу

Яшь кәбестәдән коймак

Яшел коймак тәмле дә, файдалы да була.

Яшь кәбестәдән коймакЯшь кәбестәдән коймак
Яшь кәбестәдән коймак

Дуслар, бакчагызда иртә өлгерә торган кәбестә, шпинат, укроп, петрушка, яшел салат кебек витаминга бай яшелчәләр үсеп тә җиткәндер инде. Әйдәгез бергәләп яшел коймак әзерләп карыйк әле. Аның өчен безгә 400 грамм сөт, 200 грамм он, 3 данә йомырка, 300 грамм яшелчә (төрлесеннән), тәменчә тоз, борыч кирәк.

Шпинат, салат һәм яшь кәбестә яфракларын ваклап турыйбыз. Сөткә аз-азлап он куша-куша камыр туглыйбыз, аңа йомырка, тоз, борыч һәм тураган яшелчәләрне өстәп, янә яхшылап бутыйбыз. Вак кына туралган укроп, петрушка да кушып җибәрәбез.

Яшел коймакны да гадәттәге коймак кебек майлы табага салып пешерергә кирәк. Пешергәндә бик азга гына табаның өстен ябып торсаң, яхшырак пешә.

 Аны кара икмәк өстенә куеп, бутерброд итеп тә ашарга була. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: souspark.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас