+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Бик тәмле рулет

Ял көнендә чәй янына рулет әзерлик.

Бик тәмле рулетБик тәмле рулет
Бик тәмле рулет

Рулет өчен бер банка куертылган сөт, бер йомырка, бер калак чәй содасы, биш кашык чамасы он, йөз грамм ак май, ике банан, чикләвек кирәк булачак.

Камыр өчен ярты банка куертылган сөткә йомырка, он һәм аш серкәсендә сүндерелгән сода кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Пергамент кәгазе җәелгән табага салып, кызу мичтә пешереп алабыз.

Крем өчен калган сөтне йомшартылган ак май белән кушабыз, бананны тазартып, вак кына турыйбыз. Әзер коржны фольга өстенә салып, крем ягабыз да өстенә банан кисәкләре тезеп чыгабыз. Рулет итеп төргәннән соң, суыткычка куеп торабыз. Суынгач, калган кремны ягабыз да өстенә вакланган чикләвек сибәбез.

Чәй табынына бирергә бик тәмле рулет килеп чыга. 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас