+17 °С
Ясно


Ингредиентлар:
200 г кибет каймагы
укроп бәйләме
петрушка бәйләме
2 тырнак сарымсак
тәменчә тоз
Әзерләү барышы:
Яшеллекне вак итеп турагыз, сарымсакны пресс аша чыгарыгыз. Каймак белән барысын бергә болгатыгыз, тәменчә тоз салыгыз.
Бу соус яшь бәрәңге, ит, яшелчә һәм шашлык янына бик яхшы туры килә.
Тәмле булсын!
Автор фотосы.