

Бакчаларда кура җиләге өлгерә башлады. Билгеле, кибеттән сатып алган газировканы һәм башка эчемлекләрне яңа өлгергән җиләкләрдән әзерләнгән лимонад белән чагыштырып та булмый. Хәтта гадәти компот та салкынча лимонадка җитми. Кура җиләгеннән мондый тәмле лимонад әзерләү өчен яңа җыелган кура җиләге, лимон, шикәр комы кирәк булачак.
1,5 литр кайнап чыккан суга 5-6 лимон, 200 грамм шикәр комы (баллы яратмаучыларга киметергә дә мөмкин) һәм 200 грамм кура җиләге алына. Лимонны кабыгыннан чистартабыз һәм аны бераз ваклыйбыз. Лимон сутын, кабыгын, шикәр комын һәм кура җиләген бергә кушып, бутыйбыз. Өстенә кайнап торган су коябыз һәм аны каплап тотабыз. Кичтән эшләп куйсаң, иртәнгә аеруча тәмләнә. Лимонадны салкынча килеш эчегез.
Фото: kulinarnia.ru