Дөге боткасы тәмле булсын өчен 1 стакан ярмага 0,7 литр су салып, 20 минут чамасы пешерәләр. Ә аннары сөт, тоз, шикәр комы, акмай салып, янә 15 минут чамасы талгын утта пешерергә кирәк. Болай эшләгәндә дөге көйми һәм каты да булмый, ахыргача пешеп чыга.
Уттан алгач, капкачын каплап, бераз томалап тотыгыз. Дөге боткасы бүртеп, тагын да тәмләнеп китә.
Фото: ЯИ