

Бу тәмле ризыкны әзерләү өчен 4 яшь ташкабак, 400 грамм тавык ите, берәр помидор һәм болгар борычы, 100 грамм сыр, тоз һәм тәмләткечләр кирәк булачак.
Ташкабакларны юып киптергәннән соң урталай ярып кашык белән эчен алабыз. Эчендәге йомшагын вак кына турыйбыз.
Тавык итен вак кына турыйбыз, аңа туралган помидор, болгар борычы һәм ташкабакнын йомшагын кушып аз гына акмай салынган табада 10-15 минут кыздырабыз. Тоз, борыч, петрушка өстибез.
Ташкабакларга тоз һәм үсемлек мае сөртеп, әзер фаршны тутырабыз һәм өстенә уылган сыр сибәбез.
Көймәләрне майлы табага тезәбез һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә әзер булганчы тотабыз.
Фото: 1000ecofarms.com