

Силт – шведлар ясый торган бик тәмле кайнатма. Аның төп шарты – 1 килограмм җиләк-җимешкә нибары 600-800 грамм шикәр алына. Бүген без аны кура җиләгеннән ясыйбыз.
1 килограмм кура җиләген калын төрле савытта, кайнау кергәннән соң, 15 минут кайнатабыз, болгатып торабыз. Аннары уттан алып, 600 грамм шикәр комы салабыз һәм шикәре эрегенәче бутыйбыз.
Кайнар кайнатманы стериль банкаларга салып, капкач белән каплыйбыз. Желе кебек искиткеч матур һәм тәмле кайнатма килеп чыга. Өстәвенә, шикәре дә аз. Тәмле булсын, дуслар!
Автор фотосы.