+23 °С
Дождь
Журналга язылу

Җәйге лимонад

Сез аны үзегез дә әзерли аласыз, дуслар!

Җәйге лимонадҖәйге лимонад
Җәйге лимонад

Кирәк булачак:

1 лимон;

1 лайм;

3 аш кашыгы шикәр;

2-3 бөтнек яфрагы;

2 литр газлы су яисә кайнатып суытылган су.

Әзерләү барышы:

Лимон һәм лаймны юып, телемнәргә бүлегез һәм банкага яисә графинга салыгыз. Шунда ук шикәр, бөтнек яфраклары салып, төйгеч белән изеп, цитрусларның сутын чыгарыгыз. Газлы яисә гади су салып, яхшылап болгатыгыз.

Лимонад бераз торганнан соң һәм суытып эчкәндә аеруча тәмле була. Сез дә ясап карагыз, дуслар!

 

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас