Тәмле пылау шулай пешә!

Аны тәмле итеп әзерләүнең берничә сере бар. 

Тәмле пылау шулай пешә!Тәмле пылау шулай пешә!
Тәмле пылау шулай пешә!

Пылауны һәркем үзенчә пешерә. Бу ризыкның төрле рецептлары бар. Ләкин классик пылауның серләре барысы өчен дә уртак.

Пылау өчен иң яхшысы – сарык ите. Аны сыер, тавык, күркә итеннән дә пешерергә була. Ләкин сарык итенә барыбер җитми.

Итне зур итеп шакмалап турарга кирәк.  Ит кисәге зуррак булган саен пылау сусыл була, суганны да, кишерне дә, майны да кызганмагыз.

1 килограмм дөгегә 200-250 миллилитр май кирәк.

Дөгенең крахмаллылыгы түбән булу – төп шартларның берсе. Югыйсә, ул ботка сыман булачак.

Кибеттән “Пылау өчен” дигән дөге алыгыз. “Басмати”, “Жасмин”, “Девзира” сортлары аеруча уңышлы. Угычтан уылганга караганда, озынча саламлап туралган кишер тәмлерәк була.

Дөгенең таралып пешүе су күләменә дә бәйле. 1 өлеш дөгегә 1,2 өлеш су алырга кирәк.

Тәмләткечләрдән зира, сарымсак, кипкән барбарис, паприка кулланыгыз. Шафран пылауга саргылт төс, үзенчәлекле тәм бирә.

Әлеге ризыкка йөзем, айва, күрәгә дә салырга мөмкин.

Чуеннан эшләнгән казанда пылау тәмлерәк пешә.

Фото: ЯИ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас