+18 °С
Дождь


Грушадан компот ясау өчен грушаның башларын кисәргә, чәнечке белән тишкәләп чыгарга. Стерильләштерелгән 3 литры банканың яртыдан күбесен груша белән тутырырга һәм кайнар су салырга. 30 минут узгач суын кәстрүльгә бушатып яңадан кайнатып чыгарырга. Икенче тапкыр кайнатканда бер банкага 200 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, берничә яфрак бөтнек салырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.
Автор фотосы.